Татарстанда яңгырлар көтелә

Көндез һава температурасы +17 градустан артмаячак.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 сентябрьдә, циклон һәм аның атмосфера фронтлары Татарстанга янә дымлы һәм болытлы һава торышы алып киләчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил төньяк-көнбатыш юнәлешен алачак. Вакыты белән җил көчәячәк.

Төнлә һава температурасы 7-12 градус җылы булачак. Көндез һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк.