news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай урманчылары утырту өчен туфрак әзерли

Киләсе елда 32 гектарда урманнарны торгызу, 2,6 гектарда урман үрчетү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.

Аксубай урманчылары утырту өчен туфрак әзерли
Аксубай урманчылыгы архивыннан

(Аксубай, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зиинаида Леонтьева). Аксубай урманчылыгы территориясендә көзге урман культуралары сезоны башланды. Хәзерге вакытта участок урманчылыкларында 2021 елда утыртылачак урман культуралары астына туфрак әзерләү эшләре бара. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Киләсе елда 32 гектарда урманнарны торгызу, 2,6 гектарда урман үрчетү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, Аксубай урманчылары 10 гектар мәйданда компенсация утыртмалары булдырырга ниятли.

Шуның белән бергә, участок урманчылыкларында төп урман барлыкка китерүче токым — имән әкәләсе, каен һәм башка урман культуралары орлыкларын әзерләү буенча эшләр алып барыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot