news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Экология министрлыгы Татарстан шәһәрләре күгендә куе төтен булуын кире какты

«Чиста һава» операциясе Татарстанда 1 июльдә башланды һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Экология министрлыгы Татарстан шәһәрләре күгендә куе төтен булуын кире какты
Солтан Исхаков

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Социаль челтәрләр кулланучылар Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре күгендә куе төтен булуы турында зарланып яза. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы шул хакта аңлатма бирде.

«11 августтан 13 августка кадәр министрлыкның автомат станцияләре тарафыннан атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр (СО, СО2) микъдарының артуы, республика территориясендә куе төтен булуы теркәлмәде», диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда «Чиста һава» акциясе вакытында экологлар 160 машинаны тикшергән. «Чиста һава» операциясе Татарстанда 1 июльдә башланды һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.





news_right_1
news_right_2
news_bot