Татарстанда яшенле яңгырлар һәм боз явачак

Ике көн эчендә республикада айлык явым-төшем нормасының яртысы яварга мөмкин.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 августта, Татарстанда һава шартларының җитди начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Төнлә һәм көндез республикада көчле яңгыр, шулай ук яшенле яңгырлар явачак. Секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Көндез урыны белән боз явуы ихтимал.

Бүген һәм иртәгә республикада айлык явым-төшем нормасының яртысы яварга мөмкин, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.