news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш урман хуҗалыгында диләнкеләрне билгеләү эше алып барыла

Бүгенге көндә 650 гектардан артык диләнке билгеләнгән.

Тәтеш урман хуҗалыгында диләнкеләрне билгеләү эше алып барыла
https://minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре 2021 елга урманнарны чистарту өчен кисү, шулай ук 2022 елга сайлап һәм тоташтан кисү өчен диләнкеләрне билгеләү буенча эш алып бара. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына дәүләт биреме кысаларында 464,6 гектар мәйданда урманнарны карау максатында агачлар кисү өчен диләнкеләрне билгеләп чыгарга кирәк, 394 гектардагы агачларны сайлап кисәчәкләр, 125 гектарда тоташтан кисү планлаштырылган. Бүгенге көндә 650 гектардан артык диләнке билгеләнгән», — ди урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100