news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 34 градуслы эсселек көтелә

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал.

Татарстанда 34 градуслы эсселек көтелә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда кабат аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр явачак.

Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчү торган талгын җил көтелә.

Көндез һава +29, +34 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot