news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

Республикада көннәр салкыная

 (Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстан синпотиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Вакыты белән яшенле яңгыр, төнлә боз явуы ихтимал. Кайбер районнарда көчле яңгырлар көтелә.
Төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчышка күчүчән көчле җил, төнлә һәм иртән урыны белән җилнең тизлеге 20-25 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин, көндез - 15-20 м/с.
Төнлә республикада 3-8 градус җылы, көндез 9-14 градуска кадәр җылытачак.
Казанда төнлә 7 градуска кадәр җылы, көндез температура 14 градуска кадәр күтәреләчәк.
14 май төнендә республикада болытлы, температура 1 градус җылы гына тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100