Татарстанда кырау төшәргә мөмкин

Төнлә һава температурасы -2 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). 14-15 майда төнлә Татарстан территориясендә урыны белән кырау төшәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы -2 градус булуы фаразлана. 14 майда Казанда һава температурасы -1 градуска кадәр төшәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы, атна уртасында республикага суыклар килә, дип хәбәр иткән иде.