Татарстанда +22 градуска кадәр җылытачак

Төнлә һәм иртән республикада белән томан төшәчәк.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 апрельдә, Татарстанда антициклон йогынтысында җылы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аз болытлы һава торышы күзәтелә, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана.

Төнлә һава температурасы 2дән 7 градуска кадәр җылы була. Көндез һава +17, +22 градуска кадәр җылыначак.