Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда буран, юеш кар һәм бозлавык көтелә
Көндез +8 градус җылы булачак.
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә кыска вакытлы буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Машина йөртүчеләрне юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтәләр. Көньяк һәм көнчыгыш районнарда юеш кар көтелә. Һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр.
Көндез көчле җил сакланачак, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Термометр баганасы +8 градуска кадәр күтәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз