news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда җылытачак дип вәгъдә итә

Юлларда бозлавык көтелә.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Дүшәмбе Татарстанда җылытачак. Әгәр соңгы көннәрдә төнлә -27 градуска кадәр фаразланса, ә иртәгә һава температурасы -17 градустан төшмәячәк.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республика территориясенең күпчелек өлешендә төнлә -7..-12 градус, көньяк һәм көнчыгыш районнарында -17 градус булуы көтелә. Көндез иң югары һава температурасы -2..-7 градус булачак.

Иртәгә болытлы һава торышы көтелә, шулай ук кар, уртача тизлектә җил фаразлана. Юлларда бозлавык көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100