Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2024 елга Иделгә ага торган чистартылмаган су күләме өч тапкыр кимиячәк
Республикада 22 чистарту корылмасы төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). «Иделне савыктыру» — Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган программа иң күп акча таләп итә. Бу хакта «Республика Татарстан» газетасына биргән интервьюсында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.
«Узган елда өч программага (шул исәптән «Чиста су» һәм «Урманнарны саклау»га) якынча 1,8 млрд сум бүлеп бирелгән. Иделдәге вәзгыятьне яхшырту белән бәйле чараларга 1,65 млрд сум китте. Шуларның 1,3 млрд сумы — федераль бюджет акчалары, калганы — республика акчалары. Алар барысы да җиде муниципаль берәмлектә — Казан, Тәтеш, Зәй, Алабуга, Алексеевск, Әгерҗе районының Красный Бор авылында, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә һәм Түбән Карамалы авылында сигез чистарту корылмасы төзүгә юнәлтелгән», — диде спикер.
Быел республика территориясендә тагын биш чистарту корылмасын реконструкцияләү планлаштырылган, моңа 884 млн сум акча тотылачак. «Экология» илкүләм проектының иң мөһим күрсәткечләренең берсе — Иделгә агып төшә торган чистартылмаган сулар күләмен киметү. Аны 2024 елга өч тапкырга киметү бурычы тора. Бу вакытка республикада 22 чистарту корылмасы төзелергә һәм реконструкцияләнергә тиеш.
РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә эшләнгән «Экология» илкүләм проекты Россиядә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз