Татарстан халкы социаль челтәрләрдә термометрда -40 градус күрсәткән фото урнаштыра

Республиканың барлык районнарында да кискен суытты.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан халкы социаль челтәрләрдә термометрда -40 градус билгесе торган фотолар куя.

Бүген иртән республика халкы, кискен салкынаюга гаҗәпләнеп, социаль челтәрләрдә 40 градуска кадәр суык күрсәткән термометр фотоларын урнаштыра башлады.

Күп кенә машина йөртүчеләр эшкә барганда шулай ук үз машиналарындагы термометр мәгълүматлары белән уртаклашырга булган.