news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районында яшәүче кыргый кошларны ауларга өйрәтә

Наил Кашапов әтисе юлыннан киткән, ул гомер буе аучы булып хезмәт иткән.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадыш районының Арташка авылыннан ерткыч кошлар өйрәтүче Наил Кашапов лачын, карчыга, бөркет белән тиз арада уртак тел таба ала. Наил ерткыч кошларны өйрәтүе турында «Мамадыш ТВ»га сөйләде.

Канатлы дусты белән очрашу алдыннан Наил һәрвакыт махсус жилет һәм бер кулына перчатка кия. Бу исә канатлы дустына хуҗасын тизрәк танырга ярдәм итә. Хәер, Наилне «хуҗа» дип атау дөрес түгел, уланың өчен әни кебек. Ул лачынны алты ел элек, кошка бер яшь булганда арендага алган. Шуннан соң өч ел үткән.

«Элек мин карчыга белән бөркетне өйрәттем. Берсен мин бүләк иттем, икенчесен иреккә җибәрдем. Хәзер мин лачынны әзерлим. Ул хәтере белән аерылып тора: барысын да тиз һәм озакка истә калдыра», — дип сөйләде дрессировщик.

Аның Кира, Байкал исемле кошлары булган, ә лачын әлегә исемсез. Кош Кызыл китапка кертелгән булганлыктан, аның тәпиләрендә махсус тамгасы бар. Наил даими рәвештә кошның хәле турында хисап тота.

Наил сүзләренчә, ерткыч кошларны өйрәтү — хобби гына түгел, яшәү рәвеше дә, бу иң авыр һөнәрләрнең берсе — күп сәгатьлек күнегүләр үтәргә һәм кошларны дөрес ашатырга кирәк. Сүз уңаеннан, Наилнең канатлы дусты чи ит һәм тычкан ашый.

Наил әтисе юлыннан киткән, ул гомер буе аучы булып хезмәт иткән. Хәзер дрессировщик бу өлкәдә хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәдә тора, конкурсларда катнаша. Күптән түгел ул лачын белән аулауны популярлаштыруга юнәлдерелгән бөтенроссия конкурсында икенче урынны алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100