news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көньяк циклон Казанга кабат явым-төшем алып киләчәк

Тәүлек эчендә шәһәрдә айлык норманың дүрттән бер өлеше кадәр кар явачак.

Көньяк циклон Казанга кабат явым-төшем алып киләчәк
Михаил Захаров

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Иртәгә, 14 гыйнварда, быел икенче тапкыр көчле кар явачак.  Тәүлек эчендә 12 мм явым-төшем булуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Алдагы ике тәүлектә һава шартларының җитди үзгәрүе көтелә. Атмосфера фронтында көньяк циклон чыгу сәбәпле, температураның сизелерлек күтәрелүе һәм шактый явым-төшем булуы ихтимал. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, көчле кар явачак. Әгәр фараз чынга ашса, айның беренче яртысында без айлык явым-төшем нормасын үтәячәкбез», — дип искәртте ул.

Быел гыйнвар ае явым-төшемнәргә бай булды. Шәһәрдә кар катламы биеклеге 1962 елдан бирле иң зурысы быел «Опорная» метеостанциясендә теркәлгән, ул 40 мм тәшкил итә, ә КФУ метеостанциясендә кар катламы тагын да биегрәк.

Элегрәк «Татар-информ» быел 10 гыйнварда кар явуның рекордлы булуын хәбәр иткән иде. Тәүлек эчендә Казанда 10,1 мм кар яуды. КФУның метеостанция мөдире Мәдинә Шәрипова мәгълүматларына караганда, метеокүзәтүләр тарихында максималь кар яву Татарстан башкаласында 1926 елның 28 гыйнварында билгеләнгән, ул вакытта явым-төшем 35 мм булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100