news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эколог Яңа ел чыршысын кайчан җыештырырга кирәклеген сөйләде

Бәйрәм агачының гомер озынлыгы якынча ике атна тәшкил итә.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел чыршысының яшәү вакыты якынча ике атна тәшкил итә һәм Иске Яңа елга тәмамлана. Бу хакта «Тормыш киңлеге экологиясе» лабораториясе директоры Антон Ястребцев Sputnik радиосына биргән интервьюсында сөйләде.

Ястребцев гадәттә бу датага агач матурлыгын югалта башлаганлыгын әйтте.

«Мин ике атнадан артык өйдә тотмас идем. Ике атнадан соң ниндидер күгәрек барлыкка килергә мөмкин», - диде эксперт.

Ул җылыту сезоны вакытында фатирларда һава бик коры, шуңа күрә күгәрек тиз үсмәскә яки бөтенләй булмаска мөмкин, дип өстәде. Шуңа күрә Яңа ел атмосферасын өйдә озаграк саклыйсы килсә, бәйрәм чыршысын озаграк та тотарга була.

Элегрәк 31 гыйнварга кадәр Казанда тере чыршыларны кабул итү пункты эше оештырылганлыгы хәбәр ителгән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100