news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында һава температурасы -45кә кадәр төште

Район мәгариф бүлегендә хәбәр ителгәнчә, бүген район мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәгән.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы рекордлы түбән күрсәткечләргә иреште, дип яза «Безнең Чирмешән» газетасы.

Авылда яшәүче Гөлнара Азоркина сүзләренчә, иртәнге алтыда термометрда минус 45 булган.

«Кичен терекөмеш баганасы -42 градус күрсәтте. Иртән сарайда мал-туар да бәс белән капланган иде», — дип уртаклашты ул.

Район мәгариф бүлегендә хәбәр ителгәнчә, бүген район мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәгән. Район үзәге мәктәпләрендә 10 һәм 11 сыйныфлар гына укыган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot