news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә октябрьнең икенче декадасы аномаль җылы булачак

Климатик норма илнең бөтен территориясендә югары булыр дип көтелә.

Россиядә октябрьнең икенче декадасы аномаль җылы булачак
Владимир Васильев

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең бөтен территориясендә октябрьнең икенче декадасы аномаль җылы булачак. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Илебезнең бөтен территориясендә октябрьнең икенче декадасы җылы булачак. Бу аномалияләр бөтен җирдә дә уңай дигән сүз», - дип ачыклык кертте Вильфанд.

Шул ук вакытта, синоптик илнең төрле өлешләрендә климатик нормалар бер-берсеннән аерылып торуын искәртте. Шунлыктан аномаль җылылык та төрлечә булачак.

Ул Якутиянең төньягын мисал итеп китерде, анда хәзер көндезге температура нульдән югары. Бу елның әлеге вакытында бик сирәк була торган күренеш, диде метеоролог.

«Татар-информ» агентлыгы алдагы көннәрдә төбәктә тәүлеклек уртача температура күпьеллык күрсәткечләрдән 5-7 градуска югарырак булачагы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100