news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Казанда әбиләр чуагы төгәлләнү вакытын фаразлады

18 октябрьдән башлап температура төшү һәм явым-төшемнәр көтелә.

КФУ профессоры Казанда әбиләр чуагы төгәлләнү вакытын фаразлады
Михаил Захаров

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 18 октябрьдән соң Казанда температура төшү һәм явым-төшемнәр фаразлана. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.

Профессор әйтүенчә, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, алдагы көннәрдә Казанда уңайлы, октябрь өчен гадәти булмаган һава торышы сакланачак. Бу атнада иң җылы көн чәршәмбе булачак: төнлә һава температурасы 7, ә көндез 18 градуска кадәр җылыначак.

«Бездә элеккечә антициклон хакимлек итә. Без аның көнбатыш өлешендә, агымдагы ай өчен югары төнге температуралар югары булган уңайлы һава торышы күзәтелә. Шулай ук көньяк җилләре дә тәэсир итә», — диде Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренчә, бу атнада уртача тәүлеклек температуралар климатик нормадан ике тапкырга югарырак булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100