news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе атна башында Татарстанда 24 градуска кадәр җылыта

Метеорологлар белешмәсе буенча, якын көннәрдә һаваның җылынуы «Татарстанның кыска вакытка атлантик циклоның җылы секторына керүе белән бәйле».

Киләсе атна башында Татарстанда 24 градуска кадәр җылыта
Михаил Захаров

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстанга вакытлыча җылы һава торышы кайта.

Дүшәмбе, 13 сентябрьдә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк, көньяк-көнбатыш юнәлештән исә, талгын. Һаваның температурасы төнлә 5 градустан алып 10 градуска кадәр, көндез исә 17-22 градуска кадәр җылы була. Бу хакта Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

14 сентябрьдә, сишәмбе көнне, республикада аязучан болытлы һава саклана. Төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан исүче талгын җил көндез һәм кич вакыты-вакыты белән көчәеп, тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә 9-14 градус җылы, көндез исә җылылык 19-24 градусны тәшкил итәчәк, дип фаразлый синоптиклар.

Бүген, 12 сентябрьдә, Татарстанда дымлы һәм салкынча һава саклана. Материалны әзерләгән вакытка максималь температура республиканың көньягында — 18,2 градус җылы (Татарстанның Нурлат районы Чулпан метеостанциясе) иде.

Метеорологлар белешмәсе буенча, якын көннәрдә һаваның җылынуы «Татарстанның кыска вакытка атлантик циклоның җылы секторына керүе белән бәйле».

Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казан федераль университеты профессоры Юрия Переведенцев фаразлавынча, әбиләр чуагының республика территориясенә җылылыкны сентябрь уртасы яки айның икенче яртысында алып килүен язган иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot