Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әгерҗе балалар бакчасында юкә үсентеләре утыртылган
Әгерҗе муниципаль районында «Агач утырт» экологик акциясе узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Әгерҗе шәһәренең 7нче балалар бакчасында «Агач утырт» экология акциясе узган. Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 10 юкә үсентесе утыртылган. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Владимир Ишморатов, Әгерҗе участогының кишәрлек урманчысы Дилүс Сабитов, педагоглар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашкан.
Чара кысаларында Владимир Ишморатов балаларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисади һәм социаль функцияләре, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән. «Урман — безнең бәһасез табигый байлыгыбыз, аны саклау — һәркемнең бурычы», — дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз