news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны яңгыр һәм яшен турында кисәттеләр

Урыны белән көчле җил исәчәк.

Татарстанлыларны яңгыр һәм яшен турында кисәттеләр

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 августта, Татарстан Республикасы территориясендә яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава шартлары көндез начарлану көтелә.

"13 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр һәм яшенле яңгыр көтелә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Урыны белән көчле җил исәчәк. Җилнең көчәюе секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100