news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда көннәр суытачак

Татарстанда һава торышы якшәмбе рәтләнер дип көтелә

Казанда көннәр суытачак

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Җомга көнне Казанда салкынайтачак. 13 августта яңгыр яварга мөмкин, дип фаразлый КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. Бу турыда вуз матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу декадада тәүлек дәвамында уртача һава температурасы нормадан түбән — 13-14 градус булачак. Бу аномаль температура, төнлә салкын булачак», — диде Юрий Переведенцев.

13 августта бөтен республика буенча явым-төшем көтелә.

Пәнҗешәмбе, 13 августта көндез һава температурасы 17 градуска кадәр җылытачак, төнлә +12 градус була.

Җомга, 14 августта, болытлы һава торышы булачак, кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көндез +16 градуска кадәр җылы, төнлә +12 градус булачак.

Переведенцев сүзләренчә, бу атна җәй дәвамында иң салкын атналарның берсе булачак.

Шимбә Казанда яңгыр явачак, көндез һава торышы +17 градус, төнлә — 11 градус җылы.

Якшәмбе һава тошы рәтләнер дип фаразлана. Көндез һава температурасы +18 градус булса, төнлә +10 градус булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100