news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил аркасында янә шторм кисәтүе игълан ителде

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +11, +16, көнбатышта +19, көндез исә +26, +31 градус тәшкил итәчәк.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 июльдә, Татарстан территориясендә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез республикада, шул исәптән Казанда, кыска вакытлы яшенле яңгыр, боз явуы, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Моннан тыш, 13.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитүе ихтимал, дип кисәтә синоптиклар.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +11, +16, көнбатышта +19, көндез исә +26, +31 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көньяк-көнбатышында җылырак булачак.

Метеорологларның якынча фаразларыннан күренгәнчә, Татарстанда атна уртасына кадәр җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100