Татарстанда янә яшенле яңгыр көтелә

Синоптиклар һава шартларының начараюы хакында кисәтте.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 июльдә, көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә.

Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшен вакытында көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга җитәчәк.