Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда боз яву, яшен, көчле җил һәм томан көтелә
Иртәгә республикада аязучан болытлы һава торышы саклана.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 июньдә, Татарстанда кабат һава торышы бозыла.
Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә аязучан болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы (төнлә — урыны белән) яңгырлар фаразлана, кайбер районнарда (Казанда — көндез) яшен булуы ихтимал. Урыны белән боз яварга мөмкин. Кайбер урыннарда төнлә томан төшер дип көтелә.
Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан уртача тизлектәге җил исә. Төнлә яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-18, көндез 17-22 метрга кадәр җитә, диде синоптиклар.
Төнлә 12-17, көндез 22-27 градус җылы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз