news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 30 градуслы эсселек көтелә

Төнлә күз күреме 500 һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан булырга мөмкин

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген кич һәм иртәгә төнлә республика буенча һәм Казанда яшен һәм көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исүче җилнең, көчәйгәндә, секундына 15-20 метрга кадәр җитүе, шулай ук күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан көтелә. Әмма 27 май көндез явым-төшемнәр булмаячак.

Алдагы төндә температура 10-15 градуска кадәр төшә, көндез 25-30 градус эссе көтелә. Республиканың барлык районнарында температура бертөрле булачак.

27 май төнендә Казанда бераз яңгыр, көчле җил, яшен көтелә. Көндез явым-төшемнәрсез. Төнлә 13-15, көндез 28 градус җылы.

28 май төнендә Татарстан буенча бераз яңгыр, яшен булырга мөмкин. Термометр баганалары 12 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100