news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ профессоры Казанда алдагы ун көннең салкын булачагы хакында кисәтте

Татарстан башкаласында алдагы ун көндә уртача температура нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак.

КФУ профессоры Казанда алдагы ун көннең салкын булачагы хакында кисәтте

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Киләсе атна башында Казанга Арктикадан салкын һава үтеп керү аркасында шәһәрдә алдагы ункөнлектә уртача температура нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, алдагы декадада уртача температура нормадан 4 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.

«Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында уртача тәүлеклек температура норма буенча -12 градус тәшкил итәргә тиеш. Дүшәмбедән суыклар башлану сәбәпле, шундый салкын аномалия көтелә», — диде ул.

Дүшәмбедән суыта башлаячак, алдагы ялларда исә Татарстанда һава температурасы нормадан югарырак булачак. Әйтик, 13 февральдә көндез кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә, кайбер районнарда карлы яңгыр явачак. Юлларда бозлавык барлыкка килүе һәм буран чыгуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан исәчәк, талгын. Төнлә минималь һава температурасы -4, -9, көндез максималь температура 0, +3 градус тәшкил итәчәк.

14 февральдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кар явачак, кайбер районнарда юлларда бозлавык барлыкка килүе һәм буран чыгуы ихтимал. Көндез урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә минималь һава температурасы -7, -12, аязганда -16 градуска кадәр, көндез максималь температура -5, -10 градус тәшкил итәчәк. Юлларда көчле бозлавык көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot