Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда кар явуы көтелә
Көндез республика буенча температура 2-7 градус салкын тәшкил итә
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синопткилары фаразларына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда кар явуы, буран булуы көтелә. Юлларда – бозлавык.
Төнлә Татарстан буенча температура 5-10 градус тәшкил итә, аязганда – 14 градуска кадәр салкын. Көндез 2-7 градус салкын булачак. Төнлә Казанда температура 7-10 градус салкын, көндез 4-7 градус салкын тәшкил итәчәк.
16 февраль кичендә республикада болытлы һава, кар явуы һәм буран булуы көтелә. Температура 15 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз