news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда болытлы һәм карлы һава торышы көтелә

Көндез һава температурасы 7дән 12 градуска кадәр салкын булачак

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Вакыты белән кар, урыны белән буран булуы көтелә. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы 12-17 градус салкын булачак. Көндез исә һава температурасының 7-12 градус тәшкил итүе көтелә. Республиканың көньяк-көнбатышында җылырак, ә төньяк-көнчыгыш районнарында салкынрак булачак.

Казанда термометр баганасы 13-15, көндез исә 8-10 градус салкынны күрсәтәчәк.

11 гыйнварга каршы төндә республикада болытлы һава, кар һәм буран булуы көтелә. Термометрлар баганалары 12 градус салкынлыкны күрсәтер, дип фаразлана. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot