news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүчеләр Горки-Әмәт урманында экодиктант язачак

Чара 15 һәм 16 ноябрьдә онлайн рәвештә узачак.

Казанда яшәүчеләр Горки-Әмәт урманында экодиктант язачак

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 15 һәм 16 ноябрьдә онлайн рәвештә Бөтенроссия экологик диктант узачак. Акциянең беренче көнендә татарстанлылар өчен Казандагы Горки-Әмәт урманында «Йорт» экоүзәгендә ачык офлайн-мәйданчык эшләячәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан экология һәм табигать ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский хәбәр итте.

 «15 ноябрьдә Горки-Әмәт урманында теләгән һәркем өчен экойортта ачык офлайн-мәйданчык оештырылачак. 16 ноябрьдә республика мәктәпләрендә, ведомстволарда һәм предприятиеләрдә үз хезмәткәрләре өчен ябык офлайн-мәйданчыклар эшләячәк», — диде ул.

Бөтенроссия экологик  диктант — халыкның төрле катлаулары арасында экология буенча белемнәрне популярлаштыруга һәм грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән ел саен үткәрелә торган проект. 15 һәм 16 ноябрьдә теләге булган һәркем онлайн рәвештә диктант яза алачак. Моның өчен экодиктант. рус сайтында теркәлергә һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртү турында анкета тутырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100