Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Атнаның беренче көннәрендә Татарстанда 17 градуска кадәр җылы була
13 октябрьдә төнлә һава температурасы 0 градуска кадәр төшәргә мөмкин
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»).Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча 11, 12 һәм 13 октябрьдә Татарстанда көндез +14 — +17 градус температура белән җылы һава торышы көтелә.
Дүшәмбе, 11 октябрьдә, көндез термометр баганасы +14 градуска кадәр күтәрелә, җил уртача тизлектә була. Бераз яңгыр яварга мөмкин.
Алдан фаразланганча, киләсе ике көндә, 12 һәм 13 октябрьдә, тагын да җылыта - +16 һәм +17 градус булачак. Явым-төшем күзәтелми.
Төнлә температура күпкә түбән: 2-3 градус кына җылы була, 13 октябрьдә исә 0 градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Синоптиклар фаразы буенча, якындагы өч көндә көчле җилләр күзәтелми, әмма иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә температураларның шактый үзгәрүе күренә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз