news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коры һәм җылы һава торышы саклана

Термометр баганалары +25 градустан югарырак күтәрелмәячәк.

 Татарстанда коры һәм җылы һава торышы саклана

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 июньдә, Татарстанда коры һәм шактый җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Җил уртача тизлектә булачак, ул юнәлешен төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба алмаштырачак.

Республика буенча һава температурасы төнлә 5-10 градуска кадәр, көндез 20-25 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Татарстанда һава торышы атмосфера фронты узганнан соң түбәнәйде. 20 июньдә төбәктә янә яшенле һәм бозлы яңгырлар көтелә, ә термометр баганалары бу көнне +27 градуска кадәр күтәреләчәк.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, РФ Гидрометеорология үзәге аномаль салкыннар килү турында кисәткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot