news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу турында сөйләштеләр

Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Бөгелмәдә эш сәфәрендә булды.

Бөгелмәдә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу турында сөйләштеләр
http://bugulma-tat.ru/

(Бөгелмә, 11 сентябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булды. Ул Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу өчен килгән.

Объектларны караганда аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе — урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сәгыйть Абдуллин озатып йөрде.

Килүгә Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров капиталь ремонттан соң Бөгелмә урманчылыгының административ бинасын карады.

Аннан соң министр ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре катнашында киңәшмә үткәрде. Аның кысаларында 2021 елның 8 аенда урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм киләсе чорга бурычлар билгеләделәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100