news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 19 градуска кадәр җылыта

Иртәгә көндез республика территориясендә яңгырлар көтелми.

Татарстанда 19 градуска кадәр җылыта
Рамил Гали

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда иртәгә, 12 сентябрьдә, уртача җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә республикада урыны белән бераз яңгыр явачак, әмма көндез явым-төшем булу ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.

Төнлә һава температурасы 5-10 градус җылы була. Көндез һава +14, +19 градуска кадәр җылыначак.

Элегрәк «Татар-информ» ял көннәрендә төбәктә җылы һәм болытлы һава торышы урнашачагы турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot