news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан урманнарын авиапатруль күзәтеп тора

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә иң күп янып китү очраклары Чистай, Минзәлә, Мөслим муниципаль районнарында булуы ачыкланган.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Урманнарда янгын чыгуның югары куркынычлылык дәрәҗәсе билгеләнүгә бәйле, Татарстан Республикасы территориясендә урманнарга даими рәвештә авиапатруль күзәтүе уздырыла. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урманнарда янгыннарны һәм янгын куркнычсызлыгы кагыйдәләре таләпләре бозылу очракларын ачыклау максатында, очкыч белән тикшерү эше АН-2 самолетында махсус эшләнгән маршрутлар буенча башкарыла.

Авиация ярдәмендә тикшерү барышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә 15 төтен ноктасы ачыкланды. Аларның төгәл координаталары билгеләнде, бу хакта кичекмәстән диспетчерлык идарәсенең төбәк пунктына хәбәр ителде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә иң күп янып китү очраклары Татарстан Республикасының Чистай, Минзәлә, Мөслим муниципаль районнарында булуы ачыкланган.

Быел авиация ярдәмендә тикшерү нәтиҗәсендә гамәлдәге урман законнарын бозу очраклары да ачыкланды, гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100