news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җилнең көчәюе көтелә

Алдагы тәүлектә температура режимы саклана: көндез +24...+29, төнлә +10...+15 градус җылы булачак.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). 12 июльдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.

Тулаем алганда, фаразлар буенча алдагы тәүлектә температура режимы саклана: көндез +24...+29, төнлә +10...+15 градус җылы булачак. Күк йөзен бераз болытлар да каплаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot