news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның җитмеш урамында агачлар утырталар

«Яшел рекорд» проекты башланганнан бирле шәһәрдә ярты миллионнан артык агач утыртылды инде.

Казанның җитмеш урамында агачлар утырталар
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда шәһәрнең 70 төп урамында 8 меңнән артык агач утырту май уртасына төгәлләнәчәк. Хәзер бу эшләр 85 процентка башкарылган инде. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Программада 8,3 мең агач утырту һәм 2,6 мең агачны күчереп утырту, авария хәлендә булган яки декоратив матурлыгын югалткан бер мең агачны җыеп алу каралган», — диделәр башкарма комитетта.

Яшелләндерү мәйданнарын сайлаганда автомобильләрнең һәм әлеге урамнарда җәяүлеләрнең интенсивлыгы исәпкә алынган. «Бүгенге көндә агачларны күчереп утырту эшләре тулы күләмдә башкарылды, агач утырту эшләре 85 процентка үтәлде. Язын агач утырту май урталарында тәмамлана, агачларның бер өлеше — 280 алмагач көзен утыртылачак», — диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Утырту материалы, нигездә, юкә, чаган, тирәк, каен, алма һәм миләшләрдән торачак. Барлык агачлар да Татарстан башкаласының стандартларга җавап бирә торган махсус питомникларында үстерелгән.

«Без барлык технологияләрне дә үтәп, сыйфатлы материал утыртабыз. Агачларның үсеп китү мөмкинлеге 95 проценка җитә», — диде Казан мэры Илсур Метшин. Яшелләндерү шәһәрнең үзәк урамнарында гына түгел, Зур Казан боҗрасы проекты буенча да үткәрелә, дип искәртте мэр.

«Яшел рекорд» проекты старт алганнан бирле шәһәрдә ярты миллионнан артык агач утыртылды инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot