news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда томан булачак

3, 4 һәм 5 февральдә Татарстанда айлык явым-төшемнең яртысыннан артыграк күләмдә кар явачак.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының бозылуы хакында кисәтте.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә төнлә һәм иртән республика территориясендә һәм Казанда урыны белән томан күзәтеләчәк.

Моннан тыш, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сүзләренчә, 3, 4 һәм 5 февральдә Татарстанда айлык явым-төшемнең яртысыннан артыграк күләмдә кар явачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100