Татарстанда 16 градуска кадәр җылы булачак

Бүген республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтелә.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, вакыт-вакыт яңгыр явып узачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана.

Көндез һава температурасы +7дән +12 градуска кадәр, ә көнчыгыш районнарда +16 градуска кадәр көтелә.

Элек КФУ профессоры киләсе атнада Казанга җәйге эсселек киләчәге турында сөйләгән иде.