news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җил һәм буран көтелә

12 апрельдә, якшәмбе көндез һәм кич һава шартлары начарлануы фаразлана.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанга төньяктан җил һәм буран килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Фаразлаулар буенча, 12 апрельдә, якшәмбе көндез һәм кич секундына 22 метрга кадәр җил, урыны белән буран көтелә.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил һәм буран җитди куркыныч тудырырга мөмкин булуын искәртә. Йорттан чыкмаска, урамда реклама щитлары, элмә такталар, йорт диварлары һәм электр линияләре астында тормаска киңәш ителә.

Автомобильчеләргә шәһәрдән читкә китүне кичектерергә, ә юлда имин хәрәкәт сайларга, куркыныч маневрлар ясамаска кирәк.

Җәяүлеләргә игътибарлы булу, транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска һәм ут кайтаргыч элементлары булган кием кияргә киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot