news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 9 градус салкын һәм бераз кар көтелә

Якындагы 10 көндә температура нормадан 7-8 градуска артыграк булачак.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Шимбә көнне Татарстан территориясендә болытлы һава көтелә, көндез аязучан болыт.

Урыны белән бераз кар явачак, уртача тизлектә җил һәм бозлавык булуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар әйтүенчә, төнлә һава температурасы -4тән алып -9 градуска кадәр, ә көндез термометр баганалары -2 градустан -7 градуска кадәр төшә.

Гомумән алганда, якындагы 10 көндә температура нормадан 7-8 градуска артыграк булачак. Норма буенча ул Татарстанда — 12,2 градус салкын, Казанда исә -11,5 градус булырга тиеш. 

news_right_1
news_right_2
news_bot