news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Гидрометеоүзәгендә аномаль салкыннарның әйләнеп кайтачагы турында белдерделәр

Россиянең Европа өлеше үзәгендә көчле салкыннар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Киләсе атнада Россиянең Европа өлеше үзәгендә -10, -15 градуска кадәр суытыр дип көтелә.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең ситуацион үзәге җитәкчесе Юрий Варакинга сылтама белән хәбәр итә.

Метеоролог сүзләренчә, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температура -20, -25 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Көчле салкыннар пәнҗешәмбегә кадәр дәвам итәчәк, дип ачыклык кертте ул.

«Февральнең икенче яртысы өчен бу – аномаль салкыннар», - диде Варакин. «19 февральдә салкыннар чигенеп, температураның терекөмеш баганасы югарыга омтылачак», - дип өстәде ул.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанга аномаль җылы көннәр киләчәге, тиздән аны янә салкыннар алыштырачагы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100