news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Тәүлек эчендә Казанга айлык кар нормасының яртысы явачак

Кар яву җомга көнне, 14 гыйнварда, башлана һәм шимбәгә каршы төндә дәвам итәчәк.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова).  Җомга көнне Казанда көчле кар явуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Безнең мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче декадасында Татарстан башкаласында 20 миллиметрга якын явым-төшем яуган, бу айлык норманың яртысын тәшкил итә. Бу атнада, пәнҗешәмбе көннән башлап, без көнбатыштан килә торган циклон йогынтысында булачакбыз. Ул җылыту, атмосфера басымы төшү һәм явым-төшем китерәчәк», - дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.

Кар яву җомга көнне, 14 гыйнварда башлана һәм шимбәгә каршы төндә дәвам итәчәк. Тәүлек эчендә якынча 18 миллиметр кар явар дип көтелә, бу айлык норманың яртысына туры килә. Шулай итеп, 15 гыйнварга Казанда айлык явым-төшем нормасы төшә, ул, «Казан-терәк» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 40 миллиметр чамасы тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100