news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төнлә 32 градуска кадәр салкын көтелә

Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.

Татарстанда төнлә 32 градуска кадәр салкын көтелә

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 гыйнварда, Татарстанда бүгенге кебек аномаль салкын һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәчәк. Юларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Җил төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан исәчәк.

Төбәктә төнлә һава температурасы -22...-27 градус, ә аязганда -32 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез -19…-24 градус кадәр салкын булуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100