news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ял көннәрендә салкын һава торышы саклана

Республика территориясендә явым-төшем көтелми.

Татарстанда ял көннәрендә салкын һава торышы саклана
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе ял көннәрендә антициклон йогынтысында аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Шимбә һәм якшәмбе, 12 һәм 13 декабрьдә, республика территориясендә элеккечә үк явым-төшем күзәтелми.   Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил була, вакыты белән көчәя. Юлларда бозлавык саклана.

Синоптиклар төнлә һава температурасы -13тән -18 градуска кадәр, аязган вакытта 20дән 25 градуска кадәр салкын булачак, дип искәртә. Көндез 7-12 градус салкын көтелә.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, 14 һәм 15 декабрьдә төбәктә явым-төшемсез салкын һава торышы фаразлана. Төнлә һава температурасы -13, -18 градус (аязган вакытта -23 градуска кадәр), көндез -8дән -13 градуска кадәр була.

Элегрәк «Татар-информ» быел Россия халкын кышын алмашынучан һава торышы көтә, дип хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot