news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел кыш җылы һәм салкын һава торышы алмашып торачак

Якын көннәрдә Үзәк, Идел буе, Көньяк федераль округы төбәкләрендә һәм Калмыкиядә аномаль салкын була.

Быел кыш җылы һәм салкын һава торышы алмашып торачак

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд бу кышта алмашынучан һава торышы көтелә дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Быелгы кыш суык булмаса да, җылы көннәр салкыннар белән чиратлашачак», — диде Вильфанд һәм җепшек көннәрнең салкын һава торышы белән алышыначагын искәртте.

Узган сезонда һава торышы тотрыклы булган иде.

Вильфанд хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә Үзәк, Идел буе, Көньяк федераль округы төбәкләре һәм Калмыкиягә аномаль салкыннар киләчәк — температура нормадан 9 градуска түбән төшәчәк.

КФУ профессоры Казанда кышның икенче яртысы җылы булачагы хакында сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100