Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйлеләр «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Акция кысаларында Зәйдә барлыгы 400 данә чыршы, юкә, каен, алмагач үсентеләре, сортлы тупыл агачлары утыртылачак.
(Зәй, 10 октябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). 4-10 октябрьдә Татарстанда, шул исәптән Зәйдә, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе уза.
Әлеге акция кысаларында кичә туган як тарихын өйрәнү музее һәм яшьләр үзәге хезмәткәрләре Иске Зәй бистәсендә зәңгәр чыршы үсентеләре утыртты. Шуалй ук спорт-сәламәтләндерү үзәге һәм 7нче мәктәп территориясендә дә зәңгәр чыршылар утырттылар, диелә хәбәрдә.
«Әлеге акция кысаларында Зәйдә барлыгы 400 данә чыршы, юкә, каен, алмагач үсентеләре, сортлы тупыл агачлары утыртылачак», — диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әдип Габдерәхимов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз