news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда явым-төшем көтелми

Көндез Казанда температура 0-2 градус салкын, Татарстан буенча – 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, әмма явым-төшем көтелми.
Көндез Казанда температура 0-2 градус салкын, Татарстан буенча – 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын.
30 мартка каршы төндә республикада болытлы һава, әмма явым-төшем көтелми. Төнлә температура 5-10 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100