Татарстанда салкынча һава торышы сакланачак

Көндез республика территориясендә явым-төшемнәр көтелми.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез республика территориясендә явым-төшемнәр булмаячак.

Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исүче җил вакыты белән көчәергә мөмкин.

Һава температурасы +16, +21 градуска кадәр җылыначак.